Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 декабрь 2019, 09:30

Ставропольдә яман шешнең өч төрен дәвалау өчен препарат уйлап тапканнар

Сүз меланома, глиобластома һәм үпкә карциномасы турында бара.Төньяк Кавказ федераль университеты (СКФУ) галимнәре яман шешнең әлеге төрләрен нәтиҗәле дәвалый торган уникаль матдәләр уйлап тапканнар.

2011 елдан башлап тикшеренүчеләр берничә төр препаратларны булдыра алган, аларның иң нәтиҗәлесе - "Акс-236" дип атала. Аның уникальлеге шунда ки, ул авыруны җиңәргә булышып кына калмый, күзәнәкләрнең дифференциациясен дә тудыра. Гади сүз белән әйткәндә, дәваланган күзәнәкләрне организмнан чыгарырга кирәкми.
"АКС-236" матдәсен инде тычканнарда сынап караганнар. Тәҗрибәләр “АКС-236”-ның яман шешкә каршы кулланыла торган цисплатинадан активлыгы буенча калышмавын күрсәтте", — диелә Ставрополь крае Хөкүмәте аппаратының Мәгълүмат сәясәте идарәсе хәбәрендә.
Акс-236" зыянсызрак, чөнки аның составында металл юк, һәм цисплатинга караганда бераз кыйммәтрәк. "Яман шешне дәвалаганда токсиннар күрсәткече мөһим роль уйный, чөнки химиотерапия вакытында организм нык арый, ә аңа савыгу өчен күп көч кирәк", — дип ассызыклыйлар идарәдә.
Башка хайваннарда да сынау үтеп, яхшы күрсәткечләргә ирешелсә, Ставрополь галимнәре уйлап тапкан препаратлар белән ике-өч елдан кешеләрне дә дәвалый башлаячаклар.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас: