Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 декабрь 2019, 18:05

Бәйрәмнәрдән соң бавырны ничек дәваларга?

Галимнәр күпләп алкоголь эчемлекләр кулланганнан соң бавырны ничек дәваларга икәнлеген ачыклаган.

.Journal of Medicinal Food басмасында хәбәр итүләренчә, Lactobacillus rhamnosus (LGG) лактобактерияләре озайлы вакыт эчендә алкоголь кулланудан зарарланган бавырны тергезергә ярдәм итә икән.
Кытайда Цзилинь авыл хуҗалыгы университетының Юхуа Ван җитәкчелегендәге белгечләр төркеме шундый нәтиҗәгә килгән. Галимнәр тычканнарга 8 атна дәвамында алкоголь биргәннәр, ә тәҗрибәнең соңгы ике атнасында әлеге лактобактерияләр булган гранулалар ашаткан. Тычканнар шулай ук майлар күп булган диетада “утырган”.
Эксперимент нәтиҗәсендә тычканнарда лактобактерияләр һәм бифидобактерияләр микъдаре азайган, эчәклекләренең кислоталы балансы үзгәргән, бактерияләр саны да шактый арткан. Әмма лактобактерияләр бирү эчәклекнең микрофлорасын тернәкләндергән, майлар күләмен киметкән һәм бавырдагы ялкынсыну дәрәҗәсен төшергән.
Лактобактерияләр йогырт, эремчек, кефир һәм йомшак сыр кебек әче сөт ризыкларында бар. Алар шулай ук пробиотиклар составында да бар.

Чыганак: vesti.ru
Фото: livekuban.ru
  • Читайте нас: