Тәтешле хәбәрләре
-7 °С
Кар
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 декабрь 2019, 13:20
Кара чәй депрессиягә сәбәпче, ди...
Диетолог Елена Соломатина салкын тигәндә кайнар чәй эчү файдалы дигән киң таралган фикерне кире какты. Белгеч фикеренчә, бу эчемлекне куллану хәтта авыруның хәлен начарайтырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости язып чыкты.
Табиб салкын тигән чакта җылы селтеле (щелочь) эчемлекләр эчәргә тәкъдим итә. Чәй бәвел кудыру эффектына ия, ә бу организмнан сыеклыкны чыгара. Ә югары температуралы авыру болай да тирли, ягъни аның организмыннан болай да сыеклык тир белән чыга.
Соломатина фикеренчә, югары кан басымыннан, атеросклероздан, йокысызлыктан интегүчеләргә көннең икенче яртысында кара чәйдән баш тартырга кирәк. Чәйнең бу төрен эчү депрессия халәтенә китерүе ихтимал. Бухаләт аркасында кешеләр фотографияләр, кинофильмнар караганда, кайчагында хәтта бер сәбәпсез еларга мөмкин.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: ufatime.ru
Фото: last-t.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sikh-t/kara-ch-y-depressiyag-s-b-pche-di-/
Читайте нас:
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Азык-төлеккә талон системасы кертелергә мөмкин