Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 декабрь 2019, 09:40

Тернәкләндерү - актив тормышка кайтару ул

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Владимир Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Уфаның Ашыгыч ярдәм дәваханәсенә аяк-кулларның актив-пассив реабилитациясе өчен тренажерлар комплексы кайтарылды.

Механотерапевтик тренажерлар хәрәкәтләнү активлыгын, пациентларның хәрәкәт координациясен тергезү өчен тәгаенләнгән.
Системаның эшләү нигезендә кул һәм кулбаш хәрәкәте имитациясе ята, монда гади хәрәкәтләр дә, вак моторика да керә. Система үзара биологик бәйләнеш белән җиһазландырылган.

Тренажердагы уен программалары пациентның функциональ мөмкинлекләрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Бу медицина корылмалары кичерелгән инсульттан, җәрәхәтләрдән соң, неврология авырулары вакытында реабилитация чараларында файдаланыла.

Әлеге вакытта дәваханәнең 150 пациенты яңа тренажерларда реабилитация үтте.
Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак:

Читайте нас: