Таяк белән йөрү…
Зөһрә Мортазина гомере буе икътисадчы булып эшләгән, әмма бер урында озак утыруны җене сөйми. Менә кырык ел инде ул тауларга гашыйк, ире белән бергә Эльбрус, Казбек һәм башка биеклекләрне күп тапкырлар яулаган.
– Мин пенсиядә, ә поликлиникада медицина карточкам әлегә кадәр юк. Дөрес, мин даими рәвештә физдиспансерга йөрим, сәламәтлегем торышын күзәтәм. Бәлки, бу яхшы генетикадыр, ләкин актив яшәү рәвеше һәм спорт белән шөгыльләнү дә уңай нәтиҗә бирә, – ди ул.
Моннан сигез ел элек Зөһрә Мортазина скандинавча атлауны үз итә һәм әлеге спорт төрен яратучылар өчен «Синең йөрешең» клубын булдыра. Клуб инструкторлары белән бергә барлык теләүчеләр өчен шәһәрнең бөтен паркларында һәм скверларында тренировкалар һәм төрле чаралар, шул исәптән Ирәмәл тавына 40 чакрым озынлыкта марафоннар, үткәрә.
– Җәяү йөрү яхшы, ә таяк белән йөрү тагы да яхшырак. Техника бик гади – гадәти адым белән атларга кирәк, тик шул ук вакытта таяклар белән җирдән этенергә, алар барырга ярдәм итәләр, авырлыкның яртысын диярлек алалар. Шулай иткәндә, мускулларның 90 проценты эшли – арка, оча-бот зонасы, кулбашлар, куллар, йөрәк тизрәк кан белән тәэмин ителә. Болар барысы да гәүдәне алга этәрергә, аякларны арытмыйча туры басып атларга ярдәм итә.
– Шушы техника һәм даими тренировкалар ярдәмендә мин инде дүрт ел үземнең тез калканнары белән файдаланмыйм, аларның кайдалыгын да белмим, – ди спортчы.
Скандинавча атлау белән шөгыльләнә башлар өчен сезгә ике таяктан тыш бернинди махсус җайланма да кирәк түгел. Спорт товарлары кибетләрендә махсус таяклар сатыла, аларның иң арзаннары 500 сум тирәсе тора. Яшь спортчылар өчен таякның оптималь озынлыгы – «буеңны 0,66га тапкырла».
...яки урамда җәяү атлау.
Саф һавада йөрү үзе генә дә файдалы.
– Урамда яки паркта 40-45 минут, ә балаларга 30-35 минут дәвамында йөрү дә организмны ныгытырга ярдәм итә. Бу вакыт эчендә кан зур һәм кече кан әйләнеше түгәрәге буенча тулы әйләнеш ясый һәм кислород белән туена, – ди Башкорт дәүләт медицина университеты доценты Азат Кинҗәбулатов.
Чыныгырга!
Филарет Вахитовның йөрәк өянәкләре Чечняда кече улы фаҗигале вафат булганнан соң башлана. Гомумән, аны тормыш нык кына сынаган. Ике сменада эш, алкоголь, нервы киеренкелеге. Ә аннары – инфаркт.
Ирнең йөрәгенә катлаулы операция ясаганнар, күп кенә дарулар язып, инвалидлык рәсмиләштерергә тәкъдим иткәннәр.
– Калган гомерем буе даруларда утырырга дучар ителүем белән килешә алмадым. Мин үз юлымны сайладым – шул ук көнне Якутов паркындагы Солдат күленә барып, бәкегә чумдым. Үземне яңадан туган кебек хис иттем. Бу 2013 елның декабре, операциядән соң тугыз ай узган иде. Тәүге чорда йөзмәдем, бозлы суга чумып кына чыктым, аннары инде әкренләп йөзә, ярышларда катнаша башладым, – дип искә ала ул.
Берничә айдан ул йөгерә башлаган. Башта көчкә, Солдат күле тирәсендә 640 метр араны үтсә, соңрак дистанцияне арттырган. Хәзер ул атнага биш көн 20шәр чакрым йөри һәм атнага өч тапкыр йөгерә. Ә тагын берничә елдан соң иптәшләре аңа үзен экстремаль йөгерүдә сынап карарга тәкъдим иткәннәр.
– 2017 елның апрелендә Ирәмәлгә беренче тапкыр йөгерү булды, ул миңа тәмугь газабы булып тоелды. Әмма финишта ук искиткеч тойгылар, үземне җиңү хисе кичердем һәм мине туктатып булмый иде инде. 2017 елның җәендә генә дә җиде тау марафоны уздым, болар – 58 чакрымлы «Таганай-Тургояк» йөгерүе, Екатеринбургта 100 чакрымлы ультрамарафон һәм башкалар. Шул ук елны мин Эльбрусны һәм Ленин пигын яуладым, – дип искә ала ул.
Гаилә башлыгы артыннан хатыны Тамара Витальевна да кышкы спорт белән шөгыльләнә башлаган. Ул беренче тапкыр бозлы суга чумган, йөзәргә өйрәнгән, йөгерүне һәм скандинавча атлауны үзләштергән. Хәтта берничә тапкыр кышкы йөзү буенча республика һәм бөтенрусия ярышлары призеры да булган.
Шулай да табиблар сәламәт булганда гына чыныгуны башларга мөмкин, дип кисәтә. Әзерлек һәм табиб рөхсәтеннән башка бәкегә чуму яки салкын су белән коену бик хәвефле тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә чыныгуны акрынлап башлагыз – башта салкынча су белән юыныгыз, аны акрынлап салкынга алыштырыгыз, тәүдә өлешчә һәм аннары инде тулысынча коеныгыз. Шунысы да бик мөһим – инде хәл иткәнсез икән, теләсә нинди һава шартларында да көн саен чыныгуны дәвам итегез.