Ни өчен кешеләр дә, хайваннар да тамак туйдырганнан соң черем итеп алырга ярата?
Манчестер университеты белгечләре баш миенең уяу булуга җаваплы күзәнәкләренең кеше ашап туйганнан соң кинәт “сүнүенә” игътибар иткәннәр. Галимнәр белдерүенчә, киләчәктә бу ачыш симерүне һәм ашкайнату системасындагы тайпылышларны дәвалау өчен кирәк булачак.
Чынлап та, беркемгә сер түгел, сыйланып алганнан соң адәм баласында бераз йоклап алу теләге туа. Баш мие “сүнүенең” сәбәбе – канда глюкоза микъдарының артуында һәм баш миенең кайсыбер күзәнәкләренең сигнал җибәрүдән туктавында дип аңлата моны галимнәр.
Эш шунда икән бит: глюкоза йокы һәм уяулыкка тәэсир итүче орексин дип аталган гормонны синтезлаучы күзәнәкләргә тәэсир итә. Ә бу күзәнәкләрнең эшчәнлеге бозылу – нарколепсиягә – чамасыз йоклауга һәм симерүгә китерә. Әлеге күзәнәкләр шулай ук белем алу, төрле бәйлелекләр барлыкка килү, канәгатьлек алуга юнәлтелгән тәртип процессларына тәэсир итә.