Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 декабрь 2019, 12:15

Үз-үзеңне интектермә.

Ач тотырып үз-үзеңне интектермә.

Тән авырлыгын нормальләштерергә, ябыгырга, артык килограммнардан арынырга теләүчеләр бармы ? Әлбәттә! Игътибар, бу файдалы киңәшләр нәкъ сезнең өчен! Шуларны көндәлек тормышта кулланып, файдасын күрергә язсын.
  1. Иң беренче алтын кагыйдә – көнегезне бер стакан чиста су эчеп куюдан башлагыз. Газлы булмасын! Нәтиҗәсен бер атнадан сизәрсез.
  2. Көндәлек рационыгызның 50-55% углеводлар булсын. Углеводлар – энергия чыганагы, тулы, җанлы тормыш белән яшәргә көч бирүче.
  3. Рационның 30-35% - аксымнар. Алар бик кирәк: организмның барлык алмашу процессында катнашалар, яңа күзәнәкләр ясау өчен төзелеш материалы булып торалар.
  4. “Майлы ризык ашамасам, точно ябыгам!” дип уйлаучылар ялгыша. 10-15% булса да, организмга майлар да кирәк.
  5. Яшелчә-җимешләрдән өзелергә тырышмагыз. Әгәр даими рәвештә бакча ризыклары белән туклансаң, даруханәдән витаминнар сатып алуның кирәге дә юк.
  6. Каймак, сөт өсте, шикәр комы мул салынган кофе, чәйне артык күп эчү белән мавыкмагыз. Чама белегез!
  7. Еш, әмма аз аша – көненә 4-6 тапкыр. Ач тотып, стресс хәленә җиткереп, организмны интектерергә ярамый: гастрит, язва, йокысызлык, депрессия ишек төбендә көтеп кенә тора.
  8. Ашар алдыннан 20 минут кала 1 стакан чиста су эчеп куегыз. Организмга тәүлегенә ким дигәндә 8 стакан су кирәк.
  9. Һәм соңгысы: күңелсез, борчулы уйларга басып алырга ирек бирмәгез! Онытмагыз, рухи халәт ябыгу нәтиҗәсенә тәэсир итә.
  10. Автор : Таҗиева Руфина
    Фото: samara.promedicinu.ru
    • Читайте нас: