Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 декабрь 2019, 18:30

Скандинав йөреше

Үзеңә сәламәтлек бүләк итОлыгаеп барган организмда гомер буе җыелып килгән сырхаулар уяна башлый. Иммун системасы какшый, кеше бик тиз арый, йончый, хроник авырулар кузгала һәм һәрвакыт нидә булса авырта.

Үзеңә сәламәтлек бүләк ит
Олыгаеп барган организмда гомер буе җыелып килгән сырхаулар уяна башлый. Иммун системасы какшый, кеше бик тиз арый, йончый, хроник авырулар кузгала һәм һәрвакыт нидә булса авырта.
Киң җәелгән остеохондроз, артроз, кан тамыры кысылу, йокысызлык, кан басымы күтәрелү, эчке органнарның авыруы, матдәләр алмашынуы бозылганда һәм башка авыруларда организм компенсация таләп итә. Бакчада һәм йорт тирәсендәге физик хезмәт физкультураны алыштыра алмый, чөнки анда гел бер төрле мускулларга гына көч төшә торган хәрәкәт ясала. Дөрес кулланган физик күнекмәләр конкрет мускулларга юнәлтелә. Бу табиб киңәше белән башкарылса бигрәк тә яхшы. Олы яшьтәге кешеләр өчен скандинав йөрүләре иң яхшы физик күнекмә булып санала. Бу төр күнекмәләр белән шөгыльләнүче өлкәннәр бер-берсе белән танышып, аралашып, физик активлык күрсәтә. Җайга салынган скандинав йөреше аларның күңел бушлыгын да тулыландырып җибәрә. Нормада кеше көненә ун мең адым ясарга тиеш. Борынгы кытайлылар моны күптән исбат иткән. Хәзерге вакытта без атна буена да биш мең адым да атламыйбыз.
Скандинав спорт йөреше нәрсә белән файдалы?
Гади йөрүгә караганда тәннең аскы һәм өске өлешенә бертигез басым төшә, 90 процент мускулны эшләтә, 45 процент калорияне яндыра, үпкә һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кандагы холестеринны киметә, матдәләр алмашынуын җайга сала, бербөтен итеп алганда, организмны яшәртә дияргә була. Скандинав йөреше бөтен яшьтәге кешеләргә дә файдалы.Ул савыктыру физкультурасы буларак та киң кулланыла. Оян, умыртка сөяге кәкрәйгәндә, үпкә, бронхиаль астма авыруында, арка, җилкә, кулбашлар авырту, невроз һәм депрессия, артык тән авырлыгы, йокысызлыктан бигрәк тә файдалы.
Остеопороз, атеросклероз, һәм кан басымы авырулары куркынычы янаганда аны профилактик чара буларак тәкъдим итәләр.
Скандинав йөрешенең үз кагыйдәләре бар. Ул гади атлап йөрү кебек, әмма аны кисәк башларга ярамый, 15-20 минуттан алып көн саен 5-10 минут арттырып, 40-60 минутка җиткерү яхшы. Әлбәттә, һәр кеше үз аллы. Шулай да скандинав йөреше махсус әзерләнүне таләп итми. Рәхәтләнеп йөрегез.
Читайте нас: