Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 декабрь 2019, 21:30

Яңа ел үтреннигыннан соң 4 яшьлек малай үлгән

Ульяновск шәһәрендә балалар бакчасындагы Яңа ел утреннигыннан соң 4 яшьлек бала үзен начар хис итә. Әмма ашыгыч ярдәм фельдшерлары малайны дәваханәгә алып китә алмый, әнисе рөхсәт итми – ул госпитализациядән баш тарта.

Шул ук төнне малайның хәле тагы да начарая, монда инде ашыгыч ярдәм аны хастаханәгә алып китә, әмма соң була.
Ул күп тә үтми йогышлы авырулар дәваханәсендә үлә. Беренчел мәгълүматлар буенча, сабыйда менингококк инфекциясе була, ә ул яшен тизлеге белән үсешә, шуңа да табиблар аны коткарып өлгерә алмый.
Ульяновск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында малайның үлемен раслаганнар, Мәгариф министрлыгында исә балалар бакчасында тиешле профилактика чараларын үткәргәннәр.
Фото: chistopol.ru
Читайте нас: