Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 гыйнвар 2020, 11:50

Фейерверк атканда үсмер малайның ике кулы имгәнгән, бите пешкән

Белгечләр пиротехника чараларын балаларга бирмәскә чакыра.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 29 декабрьдә 17 яшьлек үсмер имгәнгән. Ул фейерверк атканда битен һәм ике кулын да пешергән. Бу турыда «Башинформ»агентлыгы хәбәр итте.
Республикада Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров әлеге вакыйга турында сөйләгән. «Пиротехник эшләнмә файдаланганда 17 яшьлек егет битен һәм кулларын пешергән. Аны хастаханәгә салганнар. Баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә», — дигән ул.
Ведомство җитәкчесе пиротехника кулланганда сак булырга, балаларга һәм исерек кешеләргә шартлаткыч җайланмалар тоттырмаска киңәш итә.
Читайте нас: