Җитәрлек йокламау. Туйганчы йокламаганда баш мие тиешенчә ял итми һәм нәтиҗәдә кеше оныта башлый.
Сыеклык җитмәү. Аз су эчкәндә баш мие эшчәнлеге бозыла. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен көнгә, ким дигәндә, 1,5 литр сыеклык эчәргә кирәк.
Атеросклероз. Кан тамырлары томалану баш миендә кан йөреше бозылуга китерә. Андый вакытта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Ул, баш миендәге кан тамырларына УЗИ уздырып, җитешсезлекнең сәбәбен ачыклар.
Калкансыман биз авырулары. Кисәк генә оныта башлаганда, калкансыман бизне тикшертү дә бик мөһим. Аның гипофункциясе (эшчәнлеге йомшаруы) хәтергә тискәре йогынты ясый.
Баш миенә ничек ярдәм итәргә?Каһвә эчү. Холестерин баш миендәге кан тамырларын томалый. Шуңа да төшке ашны ашагач, бер чынаяк табигый каһвә эчү холестеринның начар тәэсирен киметә. Ләкин каһвәне күп эчәргә ярамый. Ул кирәкле микъдардан артканда зыянлы.
Асимметрик хәрәкәтләр ясаганда баш миенең ике ярымшары да берьюлы эшли. Әйтик, бер кулны – бер, икенчесен икенче якка әйләндерегез. Мондый күнегү ясарга да була: сул кулның терсәген уң як тезгә тидерәләр яки киресенчә эшлиләр.
Әстерхан чикләвеге баш мие эшчәнлеген яхшыртучы һәм хәтерне активлаштыручы лецитин дигән матдәгә бай. Көнгә биш чикләвек ашаганда организмга җитәрлек кадәр С витамины керә. Ул фикерләү сәләтен тизләтә. Моннан тыш, әстерхан чикләвеге баш миен картаюдан саклый.
Уку. Газета уку файдалы, аннан без бик күп мәгълүмат, яңа фактлар алабыз. Хәтта мәхәббәт турында роман яки детектив уку да баш мие, хәтергә фильм карау белән чагыштырганда күпкә нәтиҗәлерәк тәэсир итә.
Бию. Көйгә яңа бию хәрәкәтләре өйрәнү баш мие өчен менә дигән күнекмә.
Бер аякта аумыйча басып тору – баш мие өчен катлаулы процедура. Күнегүне көн саен 5-10 минут ясарга кирәк.
Спорт белән шөгыльләнү дә хәтер өчен файдалы. Чөнки теләсә нинди физик күнегү баш миендәге кан йөрешен яхшырта.
Чыганак:
https://akcharlak.com/article/kh-ter-nig-nacharaya-m-any-nichek-nygytyrga/