Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 гыйнвар 2020, 12:05

Табиб яман шештән саклаучы ризыкларны атаган.

Ашказанда рак булмасын, дисәң..

Табиб-диетолог Елена Соломатина ашказаны-эчәк тракты авыруларын булдырмауга ярдәм итүче җиде ризыкны атаган.
Эксперт билгеләвенчә, кайбер тәмләткечләр организм торышына уңай йогынты ясарга, шулай ук антиоксидант үзенчәлекләре аша онкологиягә каршы көрәш вакытында симптомнарны җиңеләйтергә сәләтле.

Тәмләткечләр арасында беренче урында — имбир. Диетолог, аның тамырын да, киптерелгән, төелгән яки шикәрләнгән килеш тә ашарга мөмкин, дип ассызыклый. Шулай ук имбир ашказанын яман шештән дәвалаганда ярдәм итәчәк.

Авырлыгын һәм аппетитын югалта башлаган пациентларга ризыкка розмарин кушып ашарга киңәш ителә. Моннан тыш, диетолог куркуманың файдалы үзенчәлекләре булуын белдерә, ул антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы сыйфатлары белән яман шешкә каршы көрәшә.

Шулай ук табиб кызыл чили борычы, сарымсак, бөтнек һәм ромашка файдалы булуын ассызыклый.
Мең дә бер киңәш // Зөлфия Фәтхетдинова // 06.01.2020 20:15:00
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: