Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 гыйнвар 2020, 20:25

Медицина учреждениеләре төзүгә 95 миллиард сум субсидия бүленә

#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев сәламәтлек саклау объектлары төзелешенә 95 миллиард сумнан артык субсидия бүленүне раслый торган карарга кул куйды. Документ Русия Хөкүмәте сайтында басылган.

Субсидияләр Русия Федерациясе төбәкләрендә медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм сыйфатын яхшырту максатларында һәр объектка адреслы бүленә.

Акчалар "Сәламәтлек саклауны үстерү" дәүләт программасын һәм "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында федераль бюджеттан беренче тапкыр финансланучы 2019 елдан күчүче 33 объектны һәм быел 20 объект төзү өчен каралган.

Министрлар кабинеты сайтындагы аңлатма язуыннан күренүенчә, 2020-22 елларның планлы чорына бюджетта күрсәтелгән дәүләт программасы кысаларында Русиянең 46 төбәгендә сәламәтлек саклау объектларына капитал салуларны финанслауга бюджет ассигнованиеләре каралган. Быел бу максатларга - 35,50, киләсе елда - 29,54, 2022 елда 30,5 миллиард сум каралган.

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: