Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 гыйнвар 2020, 19:20

Шикәр кирәкми, дарчин куллан!

Колумбия университеты каршындагы колледж хирурглары һәм табиблары йокыны качыручы ризыклар булуы турында белдерә.

Бу хакта MedicalXpress пресс-релизында хәбәр ителә. Эксперимент үткәргән белгечләр 50 меңнән артык кеше белән сынау узыдрган. Аларның нәрсә ашауларын ачыклагач, нәтиҗәләр ясалган.
Белгечләр фикеренчә, шикәр, ак икмәк, һәм дөге кандагы шикәр күләмен арттыра һәм бу йокыны ачучы бер сәбәп булып тора.
Галимнәр йокы алдыннан туклану рационына яшелчә - җимеш кертергә тәкъдим итә.
2017 елда австралияле диетолог Рик Хэй җиңел йоклап китү өчен нинди ризыклар ашарга кирәклеген әйткән инде. Эксперт йокы алдыннан яшел һәм ак чәй эчәргә киңәш итә. Аларның составындагы L-теанин нерв системасын тынычландыра.
Икенче урында - ромашка чәе.Ул күңел шомлануын бетерә.
Өченче урында — дарчин (корица).
Кандагы шикәр күләме берникадәр вакыт саен үзгәреп тору сәбәпле, кешеләр йоклаганда уяналар. Дарчин аны стабильләштерергә ярдәм итә. Ә шикәр авырулы кешеләрдә аның күләмен дә киметә икән.
Читайте нас: