Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 гыйнвар 2020, 17:50

Лимон белән сарымсактан.

Халык табиблары рецебы буенча грипптан, томаудан саклану өчен лимон белән сарымсактан бик якшы дәва эшләргә мөмкин. Иң мөһиме — ул гаиләнең барлык әгъзалары өчен яраклы.

Кабыгы белән ярты лимонны һәм сарымсакның җиде бүлкәсен вак кына турап, өстенә ярты литр су салырга. Дүрт көн җылы урында тоткач, сөзеп, суыткычка куярга кирәк. Иртән ач карынга бер аш кашыгы эчәргә тәкъдим ителә. Дәва беткәч, яңасы ясала. Аны октябрьдән башлап мартка кадәр кулланырга мөмкин.
Дару үләннәре төнәтмәсе дә бу чирләрдән сакланырга ярдәм итә. Тугыз үлән гөлләмәсе аеруча көчле нәтиҗә бирә.
Сары мәтрүшкә, баллыкай, кылыч үләне ( аир), күк мәтрүшкә, ялан яраны, шалфей, кура җиләге яфрагы, май аенда җыелган каен яфрагы, аңдыз тамыры тигез нисбәттә, ягъни берәр өлеш алына. Шушы катнашманы дүрт аш калагы күләмендә термоска салып, бер литр кайнаган су коеп, 20 минут тоталар. Аннан суы белән икенче савытка аударып, тагын 30 минут тоткач, сөзеп алалар. Төнәтмәне көненә өч тапкыр ашардан ярты сәгать алда җылы көе чирек стакан эчәргә кирәк.
Лимоннан янә бер гади генә дәва ясарга мөмкин. Аны ит турагыч аша үткәреп, үзегез теләгәнчә бал өстәгез. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр берәр бал калагы кабып куйсагыз, шифасы тими калмас.
Фото:https://pixabay.com
Читайте нас: