Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 гыйнвар 2020, 21:30

Табиб пациентның муенын сындырган...

Хатын дусы киңәше буенча дәваланыр өчен түләүле клиникага барган булган.

Керчь шәһәрендә түләүле клиникага дәваланырга барган хатынның муен сөяген сындырганнар.
- Мин дәваханәгә йөрергә яратмыйм. Бигрәк тә онкология үткәргәннән соң. Шуңа күрә башта компресс, диклофенак уколлары ясап дәваландым. Хәлем җиңеләймәде һәм табибка барырга туры килде. Бәйрәмнәр булгач, түләүле клиникага киттем. Мануаль терапевт МРТ сурәтләрен карады һәм ультразвук белән җылытты. Арытаба арка сөякләрен урынына утырта башлады, имеш. Шуннан соң минем күз алларым караңгыланды, - ди хатын.
Ул ничек өенә кайтканын үзе дә белми. Төне буе дарулар эчеп чыккан, арытаба ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Андагы табиб әйтүенчә, аның муен сөякләре сынган, хатын чак үлемнән калган. Аңа операция ясаганнар.
Әлеге вакытта полиция шәхси клиникада тикшерү үткәрә.
Автор: Ример Насретдинов
Фото: pravda.ru
Читайте нас: