Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 гыйнвар 2020, 21:05

Мумиеның искитмәле файдасы турында кыскача

Иң әйбәт мумие кара төстә, ялтырап һәм җиңелчә генә нефть исе килеп тора. Мумие учка салгач йомшарып китсә, яхшы сыйфатлы дигән сүз.

Мумие организм тукымаларына тиз үтеп керә. Тиешле дәрәҗәдә эчкәндә ул кәефне яхшырта, йөрәкне ныгыта.
Мумие тышкы һәм эчке сизү органнарын ныгыта, зарарлы матдәләрне эретә, чистарта, салкын тиюдән килеп чыккан чирләрне дәвалый.
Мумие сынган сөякләрне, тайган, тартылган урыннарны; төзәтә.
Кан какырганда, эчтә газлар җыелганда мумие эчү файдалы.
Буыннар сызлаганда, тән арганда 2 — 3 йомырка сарысына мумие кушып эчәргә киңәш итәләр.
Яңа җәрәхәтне мумие ярдәмендә (эчеп тә, тәнгә сылап та) дәваларга мөмкин.
Сәламәт булыгыз!
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: