Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 гыйнвар 2020, 21:15

Йокысызлыктан интексәгез…

Йокысызлык төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга. Иң элек нервны тынычсызлый торган гадәтләрдән котылу бик мөһим. Йоклар алдыннан телевизор карарга киңәш ителми, ашау шулай ук зарарлы. Йокларга 3-4 сәгать кала ашарга кирәк. Каты чәй эчү дә яхшы түгел, яшелчә ризыклары ашау да тынычсызлыкка китерергә мөмкин.

Ятар алдыннан өйдәге вак-төяк эш белән шөгыльләнү дә файда бирә. Әйтик, мал-туарны карау, ямау, бәйләү кебек эшләр белән шөгыльләнү дә файдалы. Саф һавада йөреп керүнең дә зыяны булмас. Иокы алдыннан сукыр кычыткан төнәтмәсен җылы килеш эчеп ятсаң, шулай ук яхшы.
Кайбер кешеләр, мәсәлән, юк-бар нәрсәләр уйламас өчен, күзләрне йомган килеш санап ятуның да файдасы барлыгын әйтәләр. Җылы суга 10-15 грамм бал салып эчеп яту да тынычландырырга мөмкин.
Читайте нас: