Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 гыйнвар 2020, 22:00

Сару кайнамасын өчен

Кайчагында рәхәтләнеп тәмле-тәмле ризыклар ашаганнан соң, ашказанында ниндидер борчу барлыкка килә һәм авызда тәмсез тәм сизелә башлый.

Ашказанында бик югары концентрацияле тоз кислотасы (соляная кислота) була. Әлеге кислотадан зыян күрмәс өчен, ашказанының стеналары махсус катлам белән капланган. Ашказаны белән үңәч (пищевод) арасында кислота үңәчкә саркып чыкмаслык «капкач» бар. Организмда нәрсәдер дөрес эшләми башласа, кислотаның күләме бик нык артып, ул үңәч территориясенә үтеп керергә мөмкин. Ул чагында инде сару кайный башлый, хәтта җәрәхәт (язва) тә барлыкка килергә мөмкин.
Сәбәбе нинди?
  • Артык күп ашау
  • Газлы эчемлекләрне чамасыз күп эчү
  • Тәмәке тарту.
  • Тар, ашказанын кыса торган кием кию
  • Йөклелек.
  • Йоклар алдыннан күп итеп ашау.
  • Аспирин, ортофен һәм тагын кайбер даруларны озак вакыт эчү.
  • Неврозлар, борчылу, нервлану.
  • Әгәр дә саруыгыз бик еш кайный икән, шоколад, казылык, әче-төче, кыздырылган, майлы ризыклар һәм помидор ашарга ярамый. Шулай ук кофеин күп була торган эчемлекләрдән дә тыелырга кирәк.
    Әгәр дә атнасына 2-3 мәртәбәдән дә артык сару кайнау сизәсез икән, бу бик начар. Димәк, табибка күренергә кирәк. Ә инде шуннан сирәгрәк булса, кислотаны нейтральләштерә торган сироп яки таблеткалар эчәргә мөмкин (мәсәлән, маалокс).
    Сару кайнаганда имбир төнәтмәсе эчәргә мөмкин. Шулай ук карабодай ярмасын кыздырып, яхшылап төеп, көненә 3-4 чеметем кабып куярга да була. Онга әйләндереп төелгән йомырка кабыгы да сару кайнауга каршы яхшы чара булып тора.
    Автор: Альфия Салимгараева
    • Читайте нас: