Натураль ингредиентлы даруларны да бүлмә температурасында сакларга ярамый. Бу май нигезендә ясалган мазьлар, «свеча»лар, шулай ук даруханәнең рецептура бүлегендә әзерләнгән дарулар. Гадәттә аларның саклау срогы зур булмый. Шулай ук күзгә тамыза торган тамчыларны, порошоксыман фермент препаратларны да суыткычка куярга кирәк. Ә башка дарулар бүлмә температурасында сакланса да ярый.