Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 гыйнвар 2020, 21:45

Ашыгыч ярдәм машинасындагы табиблар үлеп беткән

"УАЗ" автомобиле йөк машинасы белән бәрелешкән.

21 гыйнварда иртәнге якта Марий Элда "УАЗ" ашыгыч ярдәм машинасы йөк машинасына бәрелгән. Өч кеше — машина йөртүче, фельдшер һәм шәфкать туташы шул урында үлгән. Тагын бер кеше имгәнгән. Бу турыда "Интертат" яза.
"Йошкар-Ола - Уржум" трассасының 47 километрындагы әлеге авариядә йөк машинасы йөртүче җәрәхәтләр алган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Урында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли.
Читайте нас: