Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 гыйнвар 2020, 16:30

Җылы көннәр сәламәтлеккә зыян сала

Аеруча хроник чирләр азып китә.Югары категорияле табиб, терапевт Лариса Алексеева фикеренчә, гыйнвар аенда көннәрнең җылы булуы сәбәпле, хроник авырулар кыенлыклар кичерә, дип яза "ФедералПресс".

Тотрыксыз һава шартларында, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең йөрәк-кан тамырлары, тын юлы авырулары көчәя. Шулай ук астма тынгылык бирми, кан басымы “уйный”. Болар барысы да биоритм бозылуга бәйле. Чирле кешеләрнең йокысы кача, хәле бетә.

Шуңа күрә, табибләр сак булырга, тиешле даруларны вакытында эчәргә, профилактик чараларны инкарь итмәскә киңәш итә.

Синоптиклар алдагы ун көн дәвамында һава торышында кискен үзгәреш булмаячак, дип хәбәр итә.
Автор: Идрис Саитгалеев
Фото: pixabay.com
Читайте нас: