Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 гыйнвар 2020, 22:00

Кытай коронавирусыннан ничек сакланырга?

Билгеле телевизион тапшырулар алып баручы табиб Елена Малышева кытай коронавирусыннан ничек саклану кирәклеге турында киңәшләр бирде.

Авырткан башка тимер таяк – тагын бер бәла туды бит әле. Дөньяга кытай короновирусы дигән үлемечле чир таралды.
Бу яңа чиргә тарымас өчен дә , иң беренче чиратта, кулларны яхшылап юарга кирәк. Арагызда Кытайга җыенучылар булса, хәвефсезлек чараларын күрергә, маска киеп йөрергә кирәк булачак.
Русия җирлегендә экстремаль хәл күзәтелми, чөнки барлык күзәтчелек органнары да тиешле чараларны күрде.
Халык өчен шул ук профилактика чаралары кала: кулларны юарга һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә.
Малышева әйтүе буенча, чир йоктырган Кытай кешесенең Руссиягә килеп эләгүе икеле. Чөнки бу чирнең билгеләре яшерен түгел, алар берничә сәгатьтән алып берничә тәүлек эчендә сизелә башлый. Коронавирус пневмония, югары температура белән үзен “күрсәтә”.
“ФедералПресс” хәбәр итүе буенча, әле Русиядә кытай коронавирусыннан вакцина әзерләнә. Аны эшләп җиткерү өчен 6 ай вакыт һәм , әлбәттә инде, шактый финанс салулар кирәк булачак.
Читайте нас: