Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 гыйнвар 2020, 17:00

Һәр булдырмый калган аборт өчен – 5 мең сум акча

Башкортстанда хатын-кызларны аборт ясамаска үгетләячәкләр. БР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2024 елга кадәр исәпләнгән “Миңа гомер бүләк ит” дип аталган махсус программа эшләп чыгарган.

Ведомство һәр саклап калынган йөклелек очрагы өчен акушер-гинекологларга 5 мең сум акча түләргә тәкъдим итә. Елына бу максатларга 5 миллион сум акча бүленәчәк, ягъни 5 ел эчендә министрлык 5 мең хатын-кызны аборттан саклап калырга ниятли.
Шулай ук программада профильле учреждениеләрдә хезмәткәрләр штатын арттыру турында да пункт бар. Әле Башкортстанда 36 хатын-кызлар консультациясе эшләп килә, анда 30 психолог, 20 социаль хезмәткәр һәм 22 юрисконсульт бар. Проект авторлары фикеренчә, болар гына аз, шуңа күрә консультацияләр аборт ясатырга теләгән хатын-кызлар белән махсус шөгыльләнүче яңа хезмәткәрләрне эшкә кабул итә башлаячак. Медицина психологларына ел саен - 3,5 млн сум акча, социаль хезмәткәрләргә 2,8 миллион сум сорыйлар.
Тагы 7,1 млн сум акчаларны Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүмати материалларга тотынырга тәкъдим итә. Ведомство буклетлар бастырачак һәм социаль видеороликлар төшерәчәк.
Программа тарафыннан “репродуктив сайлау алдында торган хатын-кызлар” өчен бердәм колл-үзәк булдыру да каралган. Белгечләр аборт ясатырга теләгән йөкле хатыннарга бала тугандагы ярдәм чаралары турында сөйләячәк. Кайнар линияне булдыруны миллион сумнан бәяләгәннәр.
Әмма, әлегә бу нибары Сәламәтлек саклау министрлыгының тәкъдиме генә. Проект хөкүмәт тарафыннан хупланмаган әле.

Читайте нас: