Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 гыйнвар 2020, 16:25

Талпаннар кышын да йокламый

Зәмһәрир салкыннарсыз һәм әллә ни карсыз кыш талпаннарның иртә уянуына сәбәпче булган. Бу хакта Роспотребнадзорның дезинфектология фәнни-тикшеренү институты Наталья Шашина хәбәр итә

Белгеч сүзләре буенча, бөҗәкләрнең активлыгы һава температурасына турыдан-туры бәйле. “Талпаннарның күпләп, эпидемиологик катлаулануларга китерә торган уянуы көтелүен көтелми”, - ди Шашина. Талпаннар өчен әлеге вакытта һава температурасы түбән дип тә өсти эксперт. “Алар өчен 8-10 градус җылы кирәк”, - дип ассызыклый Наталья Шашина.
Роспотребнадзор вәкиле әйтүенчә, талпаннардан саклану чаралары кышын да җәй мизгелендәге кебек кала. Дөрес киенү һәм тән өлешләрен ачык калдырмаска киңәш итә ул.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: