- Бер үк вакытта йокларга ятарга гадәтләнегез.
- Йокыга киткәнче 1-2 сәгать алдан ашамагыз.
- Физик, акыл эшен 1,5-2 сәгать алдан тәмамлагыз.
- Йокы алдыннан 30-45 минут саф һавада йөрегез.
- Йоклаган урыныгыз уңайлы булсын.
- Төнге йокы һәркемгә бик мөһим.
- Йокы бүлмәсен җилләтергә онытмагыз.
- Ятып китап укымагыз, телевизор карамагыз.
- Бер стакан җылы сөт яки баллы су (1 стакан суга 1 чәй калагы бал) йокыга булышлык итә.
- Башка фланель яки йон башлык кию йокы килүен тизләтер.
- Йокы дарулары кулланмаска тырышыгыз, әгәр дә кулланасыз икән, дәвалану курсын ун көннән арттырмагыз һәм бер препаратны озайлы вакыт кулланмагыз.
Бу киңәшләр өлкән яшьтәгеләргә генә түгел, һәркемгә дә файда китерер. Балалар һәм яшьүсмерләрдә артериаль гипертония күзәтелүенең төп сәбәпләре булып эмоциональ киеренкелек билгеләнә. Шуның өчен көндәлек режимга аутоген тренировка күнекмәләрен кертергә кирәк.
Беренчел профилактика артериаль гипертонияне булдырмаска булышлык итә, ә икенчел профилактика бу диагнозлыларда өзлегүләргә, чирнең көчәюенә чик куя.
Беренчел профилактика: тоз куллану күләмен киметегез, ашау рационыгыз яшелчә-җимешкә бай булсын, артык майлы, маринадлаган, тозлаган азыкны кулланмаска тырышыгыз, алкогольдән, тәмәке тартудан баш тарту дөрес булыр, гиподинамияне булдырмас өчен физик активлык таләп ителә, эш һәм ял чиратлашып килсен.
Икенчел профилактика: табиб кушуы буенча дарулар куллану (кайберләрен гомер буе кулланырга кирәк булачак), иртәле-кичле кан басымын үлчәп тору, стресслардан азат булу, һәр көн көчеңнән килгәнчә физик күнегүләр башкару (йөзү, тын алу гимнастикасы, саф һавада йөрү), начар гадәтләрдән баш тарту, артык тән авырлыгын булдырмау.