Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 гыйнвар 2020, 21:45

Ни өчен зәйтүн мае — иң файдалы май булып санала?

Аллаһу Сөбханә вә Тәгалә әйтә:«Ул сезгә күктән су иңдерә. Сез аны эчәсез һәм ул су белән игеннәр, төрле җимешләр үстерә. Фикерли белгән кешеләргә бу вакыйгаларда Аллаһны тану өчен дәресләр бар. (16:11) «Синай тавында үсә торган зәйтүн агачын бар кылдык. Ул агач ашаучылар өчен май һәм тәмләткеч. (23:20)

Пәйгамбәребез(с.г.в.) әйтте:
«Зәйтүн маен кулла­ныгыз һәм аны тәнегезгә сөртегез! Чөнки аның чыганагы — мөкатдәс агач».
Зәйтүн агачы, аның җимешләре кешеләргә Аллаһның бәя биреп бетергесез бүләге. Аның файда­сын галимнәр әле яңа гына ачалар.
Рациональ туклану буенча белгеч Апсель Кейз Америка Кушма Штатларының сенат комиссиясе алдында чыгыш ясаганда: «Зәйтүн мае табигатьтә булган үсемлек майлары арасында иң файдалысы. Әгәр ул булмаса, аны уйлап табарга кирәк булыр иде»,- дигән.
Бу майның файдалары нәрсәдән гыйбарәт соң? Зәйтүн мае составында алмашы булмаган, организ­мга бик кирәкле май кислотасы омега-6 (линолиевая кислота) бар. Бу кислота хәзерге заманда еш таралган атеросклероз, йөрәк-кан тамыры авырула­рын кисәтү чарасы булып тора.
Зәйтүн маенда Е, А, Б һәм К витаминнары һәм макро, микроэлементлар бар.
Бу майны организм бик җиңел үзләштерә һәм ул, эчәкләргә йомшак тәэсир итә, үт куыгыннан тоткарланган үтне, вак ташларны куа һәм канда холе­стеринның күләмен киметә.
Зәйтүн мае үзенең составы буенча күкрәк сөте со­ставына бик якын. Шуңа күрә балаларны күкрәк сөте белән имезүдән аерганда аны ризыкка салырга була.
Бу май организмның картаю процессын да тот­карлый. Британия галимнәре фикеренчә, зәйтүн мае күкрәк бизе, эчәктәге яман шеш авыруларына кар­шы бик көчле кисәтү чарасы булып тора. Алар ул майны ракны кисәтә торган диета составына кер­тергә тәкъдим итәләр.
Гарвард университеты профессоры (АКШ) Фрак Сакс: «Ябыгу өчен бөтен рационда кулланылган майларны зәйтүн мае белән алмаштырырга кирәк. Шул вакытта симерү авыруын эффектив рәвештә дәваларга була»,- ди.
Диетологлар фикеренчә, үз сәламәтлеге хакында кайгырткан һәр кешенең рационында көн саен 1 аш кашыгы (20-30 мл) зәйтүн мае булырга тиеш.
Зәйтүн мае авыруларны кисәтү чарасы гына бу­лып тормый. Бу май белән бик күп авыруларны дәвалап та була.
Зәйтүн мае йөрәк-кан тамыры, артроз, остеохондроз, шикәр диабетын, экзема, бавыр, ашказаны, эчәк авыруларын дәвалау чарасы да булып тора.
Дәвалану өчен, берәр аш кашыгы зәйтүн маен ашар алдыннан, җылы суга кушып иртә һәм кичен эчәргә кирәк. Шул ук күләмдәге майны салатларга да кушып ашарга була.
Зәйтүн мае үт юлларын да киңәйтә. Үт куыгын һәм юлларын шлаклардан чистарту өчен бер ашкашыгы зәйтүн маен, соңыннан баллы лимон согын эчәргә тәкъдим ителә. Чистарту процессы көнгә 2 мәртәбә, ашарга 2 сәгать кала үткәрелә.
Зәйтүн мае бөер, сидек юлларының да эшчәнлеген стимуллаштыра.
Зәйтүн мае идеаль косметик чара да булып тора һәм аны төрле тире авырулары вакытында да кул­ланалар.
Безнең мөслимә кардәшләребез зәйтүн маеннан очсыз һәм шул ук вакытта файдалы кремны үзләре ясыйлар. Ул бигрәк тә кул-аяк табаны тиресе ярыл­ган вакытта файдалы.
Аның составы: 100 мл зәйтүн маена, 20 г умар­та балавызы, 5 г прополис салына, кайнап чыккан­чыга хәтле уртача утта тотыла, кайнар килеш сөзелә һәм суытыла.
Бер мөслимә кардәшебезнең фикеренчә, бу хуш исле крем бик кыйммәтле чит ил косметик чарала­рыннан да яхшырак.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: