Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 гыйнвар 2020, 11:55

Барнәрсә дә төгәллек таләп итә.

Барнәрсә дә төгәллек таләп итә.Дару эчтем, бер файдасын да күрмәдем, дигәнне еш ишетергә була. Дөрес кайбер даруларның организмга уңай йогынтысы тимәскә дә мөмкин.

Барнәрсә дә төгәллек таләп итә.
Дару эчтем, бер файдасын да күрмәдем, дигәнне еш ишетергә була. Дөрес кайбер даруларның организмга уңай йогынтысы тимәскә дә мөмкин. чөнки без кечкенәдән организмны төрле антибиотиклар белән томалыйбыз. Соңрак инде, файдасы юк, дип әйтүебез дөрескә чыга. Әмма кулланган дарулар уңай тәэсир итсен өчен берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш ителә. Даруны кайчан кабул итәргә кушылган, көнгә ничә тапкыр. Күпме сыекча кулланырга һәм аны ашаудан алда кабул итәргәме, ашаганнан соңмы? Болар барсы да организмның даруны ничек үзләштерүенә кагыла. Кайсы даруларны чәйнәп, кайсыларын чәйнәми йоту каралган. Шуның өчен дару кулланганда барсын да күз уңаенда тотып, дөрес куллансаң, һичшисез, файдасы булыр. Юкка гына куллану кагыйдәсе бирелмәгән бит.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Читайте нас: