Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 гыйнвар 2020, 12:40

Бал корты белән дәвалану

Умартачылар һәрвакыт кортлар эшләп чыгарган чаралар белән дәвалана. Алар кышын умартаның төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итмиләр, дару ясыйлар. Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән уздырырга кирәк.

Үлгән кортлардан төнәтмә ясау тәртибе. 0,5 л кортны 1,5 ллы шешәгә салып аракы өстиләр. 2 атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су кушалар. Һәр литр исәбеннән 100әр г 20-30 процентлы тома балавыз төнәтмәсе өстәргө дә мөмкин. Бу дәвалануның нәтиҗәсен арттырачак.
Үлгән кортлардан әзерләнгән төнәтмә матдәләр алмашын яхшырта, ирлек көчен арттыра, бала табарга сәләтсезлек, цистит, пиелонефрит, аденома, гломерулонефрит, панкреатит, ашказаны- эчәк тракты авырулары, диабет, йөрәк-кан тамырлары сырхаулары, катаракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт һәм буындагы тайпылышларны дәвалый.
Үлгән кортларны шул килеш кулланырга да мөмкин. Аларны мичтә киптереп, каһвәтарткычтан чыгаралар һәм ашарга 30-40 минут кала иртә-кич 1 бер чәй кашыгы кабул итәләр. Артыннан су эчәләр. Кабул ителгән кортның микъдарын әкренләп 1 чәй кашыгына җиткерәләр.
Аденома, бөер авырулары булганда,симерүдән интеккәндә, мондый төнәтмә ясыйлар. 2 аш кашыгы кортны 0,5 л кайнар суга салып 1 сәгать кайнаталар. Сөзеп, ашагач, көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы-2-3 ай.
Умыртка баганасы, буыннар авыртканда, йоклар алдыннан кортны үсемлек маена салып ясалган төнәтмә сөртәлөр. 200 г үсемлек маена 1 аш кашыгы он хәленә китерелгән корт салып пар ваннасында 20-30 минут кайнаталар, сөзәләр. 2-3 ай дәвамында кулланалар.
Аденомадан. 2 аш кашыгы кортны 0,5 л суга салып 1 сәгать кайнаталар. Ашагач, көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабул итәләр. Дәвалану курсы-2-3 ай.
Бу төнәтмәне гломерулонефрит булганда да эчәргә ярый. Берничә көннән бәвел күпләп бүленеп чыга башлый, бит һәм кулдагы шеш бетә.
Төнәтмә өлкөн кешеләрнең иммунитетын ныгыта.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: