Башта бер минут тирәсе кулларыгызны сабынлап юган кебек уыгыз. Шулай кулыгызның температурасын күтәреп, аны җылытырсыз. Шуннан буыннарны «уятып» җибәрү өчен бармакларны тиз генә йодрыкка төйнәгез һәм әкрен генә ачыгыз. Аннан бармакларны көч белән, әкрен генә җыйнап, кинәт кенә турайтыгыз. Шушы 2 күнегүне дә 10 ар минут ясарга кирәк.
Боларны эшләгәннән соң, һәр бармакны аерым-аерым һәр ягыннан очыннан төбенә кадәр уыгыз. Уч төбен һәм беләзегегезне дә уарга онытмагыз. Бигрәк тә тоткач авырткан нокталарга игътибар итәргә кирәк. Массаждан соң кулыгызга крем сөртеп кую тагын да яхшырак.
Һәр бармак бер орган белән бәйләнгән.
Баш бармак үпкә, бронхлар һәм бавыр өчен җавап бирә. Мәсәлән, ютәлләүне баш бармакка массаж ясап, бигрәк тә тырнак төбенә баскалап киметергә, хәтта дәваларга була.
Имән бармак ашказаны-эчәк юллары белән бәйле. Тырнакка басу авыздагы авыртуны, теш сызлауны баса. Бармакның урта өлеше ашказаны, бавыр өчен җавап бирә. Бармакның иң түбән өлеше һәм баш бармак белән имән бармак арасындагы йомшак урын юан эчәклек белән бәйле.
Урта бармак кан әйләнеше белән «дус».
Атсыз бармак. Атсыз бармагыгызга массаж ясасагыз, нерв киеренкелегеннән, күңел төшүдән котылырсыз.
Йөрәк тибешен киметү, арыганлыкны бетерү өчен, учның иң үзәк өлешенә массаж ясарга кирәк.
Автор: Альфия Салимгараева