Тәтешле хәбәрләре
+2 °С
Кар
Антитеррор
Телефоны доверия
Telegram
VK
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 февраль 2020, 21:59
Башкортстанда коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәгән.
Башкортстанда коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәгән. Бу рәсми хәбәр республика Хөкүмәтендә коронавирусны кертмәү һәм таралуына юл куймау буенча оператив штаб киңәшмәсендә әйтелде. Штаб утырышын беренче вице-премьер Андрей Назаров үткәрде.

БР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Александр Жеребцов Русиядә коронавирус белән авыруның ике очрагы теркәлгән дип хәбәр итте. Бер очрак – Төмән өлкәсендә, икенче очрак Байкал арьягында теркәлгән. Республикада эпидемиологик ситуацияне мониторинглау оештырылган, санитар-карантин контролен көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрелгән.
- Уфа аэропортында Кытайдан килүчеләргә карата лаборатор тикшеренүләр, шулай ук стационар һәм күчмә тепловизор җиһазлары ярдәмендә икеләтә контроль үткәрелде, - дип билгеләде Александр Жеребцов. – Тикшеренүләр нәтиҗәсендә коронавирус очраклары ачыкланмады.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: pravitelstvorb.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас:
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы