Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 февраль 2020, 18:24

Гриппка каршы "ялган" прививка

Гриппка каршы «ялган» прививка ясауның 2 меңнән артык очрагы ачыкланган.

Тикшерү комитеты Мәскәүнең 11нче дәваханәсендә грипптан ялган "прививка ясау"ның 2 меңнән артык очрагын ачыклаган. Бу хакта РБК хәбәр итте.

2018 елда дәваханә хезмәткәрләреннән прокуратурага хәбәр килеп ирешә. Анда балаларга грипптан прививка ясауда алдашу очраклары турында хәбәр ителә. Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә, әти-әниләрдән рөхсәт алынып, медкартада билгеләнеп тә, прививкаларның балаларга гамәлдә ясалмавы ачыклана.

532 мең сумлык прививкаларның кая булуын гына ачыклыйсы калган...
Фото: medaboutme.ru сайтыннан

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: