Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 февраль 2020, 13:43

Егетнең авызында электрон тәмәке шартлаган.

Саратов өлкәсенең Аткарск шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек егетнең начар гадәте фаҗига белән тәмамланган. Аның авызында электрон тәмәке шартлаган. Шартлау нәтиҗәсендә егет җитди җәрәхәтләр алган.

Саратов өлкәсенең Аткарск шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек егет өчен начар гадәте фаҗига белән тәмамланган. Егетнең авызында электрон тәмәке шартлаган. Шартлау нәтиҗәсендә егет җитди җәрәхәтләр алган.
“Версия Саратов” басмасы хәбәр итүенчә, 25 гыйнвар көнне хирургия бүлегенә авыр хәлдә 10 сыйныф укучысын китерәләр. Аңа тиешле ярдәм күрсәткәннәр, соңрак үсмерне Саратовка арытаба дәвалану өчен озатачаклар.
“СарИнформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, электрон тәмәке (вейп) үсмернең йөзе алдында шартлый. Шартлау дулкыны шулкадәр көчле була ки, егетнең тешләре коела һәм йөзе коточкыч җәрәхәтләнә. Белгечләр егетнең теш казнасын тергезү өстендә эшлиләр.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
https://omet-rb.rbsmi.ru.
Чыганак: vesti.ru
Читайте нас: