Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 февраль 2020, 19:40

Бавырны май бөрүнең төп билгесе нинди?

Бавырның май авыруы симерүгә, шикәр чиренә һәм холестеринның югары дәрәҗәсенә китерә, бу бик куркыныч, дип саный Испания диетологы Айтор Санчес.

Галим, бавырны май бөрү циррозга һәм фиброзга китерә ала, ди. Бавырның май авыруының төп симптомы - корсакның күбүе, ди диетолог. Шуңа күрә бу симптом барлыкка килгәндә табибларга вакытында мөрәҗәгать итү бик мөһим. Авыру азмасын өчен яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Азык-төлекне чамалап ашарга һәм физик күнегүләрне гадәткә кертергә. Махсус диетада утыру күз уңында тотылмый, тик алкогольдән һәм шикәрдән баш тарту һәм ризыкка үсемлек мае кертү файдалы булачак. Шулай ук авырлыкны контрольдә тоту мөһим. Хатын-кызларда бавырны май басу куркынычы ир-егетләрнекенә караганда ике тапкыр югарырак, дип ассызыклады Испания галиме.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: