Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 февраль 2020, 16:06

Хәтер яхшырту өчен

Адәм баласының баш миендә йөз миллиардларча төп ми күзәнәге һәм берничә триллион ярдәмче күзәнәк бар. Кеше аларның 12 процентын гына куллана. Ми эшчәнлеген мөмкин кадәр яхшырак файдалану һәркемнең үзеннән тора икән. Иң отышлысы — яттан өйрәнү.

Адәм баласының баш миендә йөз миллиардларча төп ми күзәнәге һәм берничә триллион ярдәмче күзәнәк бар. Кеше аларның 12 процентын гына куллана. Ми эшчәнлеген мөмкин кадәр яхшырак файдалану һәркемнең үзеннән тора икән. Иң отышлысы — яттан өйрәнү. Мәсәлән, Япония мәктәпләрендә бар нәрсәне дә ятлап истә калдыралар.
Төркия профессоры Исмәил Хаккы Адын да баш мие күзәнәкләрен актив хәлгә китерү өчен күп нәрсәне яттан өйрәнергә кирәк дигән карашта тора. Артыгын эшләүдән ми череми, ди ул. Ә менә кайбер галимнәр ялкаулыктан төрле баш авырулары килеп чыгарга мөмкин дип саныйлар. Балаларга кече яшьтән үк шигырь, җыр, әкиятләр ятлату аларның хәтерен яхшырта. Безнең бабаларыбыз менә ни өчен Коръән сүрәләрен һәм догаларны яттан өйрәнгәннәр икән.
(Татар-мөселман балалары өчен календарь 2012
Читайте нас: