Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 февраль 2020, 00:00

Офтальмолог сезгә үзе киләчәк!

#РадийХабировРеспублика Башлыгы Радий Хәбиров бүген социаль челтәрдә игътибарны җәлеп итә торган пост урнаштырган.

“Безнең республикада бик көчле, халыкара исемдәге ике офтальмология мәктәбе бар: алар – "Аллоплант" һәм Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты. Ләкин анда районнардан эләгү авыр икән. Шуңа күрә әйдәүче табибларыбызның муниципалитетларга чыгуын дәвам итәбез.
Бу атнада белгечләр Ишембайда булды. Бер көн эчендә табиб Эмин Усубов үз бригадасы белән 56 операция башкарды, мохтаҗлар чиратын шактый кыскартты. Күрсәткеч искиткеч, табибларга рәхмәт! Без, әлбәттә, киләчәктә дә республикадагы эре шәһәрләр халкы гына түгел, барысы да сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен тырышачакбыз”.
Беренче ярты елга табибларның районнарга чыгачак графигы билгеләнгән. Әлбәттә, бер чыгуда барысын да кабул итеп булмый. Ләкин мондый акцияләр күз авырулары институтына чиратны ярыйсы кыскарта. Институның баш табибы Шамил Күзбәков әйтүенчә, икенче ярты елга табибларның районнарга чыгу графигы соңрак төзеләчәк, белгечләр офтальмология бүлеге һәм хирургия ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булган сәламәтлек саклау учреждениеләрендә генә кабул итәчәк.
Кешеләргә офтальмологтан юллама булган очракта графиктагы исемлеккә кергән офтальмология бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Язылыр өчен яшәү урыны буенча офтальмологка бару таләп ителә. Бер чыгуда күз авырулары институты табиблары якынча 100 кешегә ярдәм күрсәтә ала.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: