ОРВИ белән авыру республика халкы арасында эпидемия чигеннән 70 процентка югары, үткән атна күрсәткечләре белән чагыштырганда, ул 12,5 процентка арткан.
"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфа, Бәләбәй, Нефтекама, Салават, Дуван районнарының барлык мәктәпләре дә карантинга ябылган. Саннарда бу: 323 мәктәп, 10 интернат-мәктәп һәм 56 балалар бакчасы.