Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 февраль 2020, 23:05

Картлыктан качабыз

Аяклар белән...

Картлык биттәге җыерчыклардан түгел, аяктан башлана икән ләбаса. Моны борынгы Кытайда ук белгәннәр. Берничә мең еллар элек табиблар организмның картаюы нәкъ менә аяктан башлануын ачыклаган. Төгәлрәге — аяк табаныннан.
Кытай табиблары табандагы юн-цюань ноктасын даими массажлап торырга чакыра. Рәсемдә ул кызыл нокта белән күрсәтелгән. Болай эшләгәндә кан әйләнеше әйбәтләнә, аяк мускуллары йомшый. Йокысызлык, невроз авырулары булганда да ярдәме зур. Юн-цюань ноктасына бертуктаусыз 20 тапкыр басарга кирәк. Башта бер аякка, аннан икенчесенә. Иртән дә, кичен дә эшләсәң яхшы. Өстәмә көч кулланырга кирәкми.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: