Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 февраль 2020, 13:10

Халык сәламәтлеген кайгыртып

Авыл җирендә халык өчен иң кирәклесе нәрсә дигән сорау туса, күпләр медицина ярдәме, диячәк. Кызганыч, күп авыллар үзләрендә фельдшер-акушерлык пунктлары булуы белән мактана алмый әлегә. Ә менә Аксәет авылында яшәүчеләр өчен бу яктан уңайлыклар күбрәк, чөнки биредәге фельдшер-акушерлык амбулаториясе менә ничә еллар инде халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Бирегә бер Аксәеттән генә түгел, авыл Советына беркетелгән алты авылдан да мөрәҗәгать итәләр.

Үз эшен яхшы белгән коллектив тупланган монда. Стоматолог Нурия Вәсбиева, гомуми практика шәфкать туташы Айгөл Гарифуллина, акушерка Альбина Хәсәнова, стоматология кабинеты шәфкать туташы Фәнзилә Суфиярова, процедура шәфкать туташы Әлфисә Федотова – һәммәсе дә озак еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаган. Күптән түгел амбулаториянең табиб-терапевты, намуслы хезмәте белән халык ихтирамын яулаган Раушания Хаҗиеваны лаеклы ялга озатканнар. Әлеге көндә пациентларны үзәк район дәваханәсеннән килеп яшь табиб Альберт Гарипов кабул итә. Амбулаториянең үз физиотерапия кабинеты булуы да биредә яшәүчеләрне район үзәгенә йөрүдән азат итә. Анда ультразвук, электрофорез, электромассаж белән дәвалау каралган.
Гомуми практика шәфкать туташы Айгөл Гарифуллина белән әңгәмәләшәбез.
–Эшебезнең төп юнәлешләренең берсе – ул профилактика. Диспансеризация, вакцинация, бер яше тулмаган балаларга, йөкле хатын-кызларга патронаж һәм башка чараларга игътибар зур. Саннарга килгәндә, әлеге көндә Аксәет авыл Советы буенча – 1468, шул исәптән Аксәеттә 604 кешегә медицина ярдәме күрсәтәбез. Авыл Советы буенча бүгенге көндә бер яшькә кадәрге сигез сабый, яңа туган тугыз сабый, биш йөкле хатын-кыз санала. Үлүчеләр саны, кызганычка каршы, күбрәк – 16ны тәшкил итә, – дип аңлатты ул. Әйе, ил буенча борчуга салган демография проблемасы бу авыл биләмәсен дә читләп узмаган.
Борчуга салган проблемалар да бар, әлбәттә. Амбулатория бинасының тәрәзәләре иске, таушалган булу сәбәпле, бу эшләр үзәк район дәваханәсенең игътибар үзәгенә алынган. Агымдагы елда, алдан билгеләнгән план буенча, алар заманчага алмаштырылачак.
Шулай, көндәлек бурычларны хәл итеп, халык сәламәтлеген кайгыртып яши авыл амбулаториясе. Бүген сәламәтлектән дә кадерле ни бар соң тагын?
Читайте нас: