Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 февраль 2020, 23:05

Кәефне ничек яхшыртырга?

Депрессия, стрессны заман афәтләре дибез. Алар тормышыңны караңгылатмасын өчен үз кәефеңне үзең күтәрә белү кирәк. Ничек итеп күтәрергә, анысын психологлар аңлата.

Кәефсезлек депрессиягә китермәсен өчен аңа каршы көрәшергә кирәк. Психологлар моның гади ысулларын тәкъдим итә.
Күңел халәтегез төшенке икән, юыныгыз, мунча керегез, тискәре энергия кимер.
Җаныгыз теләгән тәм-том ашагыз. Гел диетада утырып булмый бит инде! Әйткәндәй, диеталар да депрессиягә китерергә бик мөмкин.
Сәүдә үзәкләрен әйләнеп (шопинг чамадан узмаганда файдалы), чәч ясатып кайтыгыз. Көзгегә карасагыз, кәефегез шунда ук күтәрелер.
Ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирегез. Кызгылт-сары, кызыл — оптимизм өсти, сары — ышаныч уята, шәмәхә һәм зәңгәр төс тынычландыра. Көрән, соры, кара киемне читкәрәк алып куегыз.
Өй җыештырыгыз. Бәлки, тормышыгызга тәртип кирәктер?
Пәрдәне ачыгыз, йортыгызга яктылык керер, ә бу күңел төшенкелегеннән бик яхшы дару. Үз-үзегезне кызганып, өйдә бикләнеп утырмагыз, дусларыгыз, туганнарыгыз янына барып килегез, һич булмаса, берәр яхшы комедия карарга кирәк.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: