Министр билгеләвенчә, беренчел төп максат – сәламәт тормыш рәвеше алып баручы гражданнар санын арттыру.
Сәламәт тормыш буенча республика мәгълүмат порталын булдыру юнәлешендә эш алып барыла, министрлык каршында сәламәтлек саклау өлкәсендә волонтерлыкны үстерү үзәге эшли, профилактик чаралар оештырыла.
Максим Забелин республика халкының 2 проценты 60 яшьне үтүчеләр булуын да билгеләде. Соңгы елда өлкән яшьтәгеләр 25 мең кешегә арткан.
“Гериатрия” профиле буенча махсус медицина ярдәме 39 гериатрия кабинетында, стационарларның гериатрия бүлекләрендә күрсәтелә. Былтыр аларда 3547 пациент дәваланган. Барлык максатлы күрсәткечләргә ирешелгән.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru