Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 март 2020, 22:40

Яшел аптека серләре

Шиңгән чәчәкнең дарулык үзлеге булмый.Даруга кулланыла торган чәчәкләрне җыйганда, шулай ук, чәчәге ачылып бетмәс борын җыярга кирәк. Чәчәк атып бетеп, шиңә башлагач җыйсаң, файдасы юк. Чөнки шиңгән чәчәкнең дарулык үзлеге булмый. Җыйганда шулай ук кояшлы көндә җыярга кирәк. Әлеф әүрак (меңъяфрак), гөлбадран, пәйгамбәр (ромашка) чәчәге кебекләрен башы белән җыярга кирәк. Чөнки мондый үләннәрнең дарулык үзлекләре башында. Җыйгач та киптерергә һәм коры урында сакларга кирәк.

Сары мәтрүшкә(зверобой) – хайваннарны үтерми, ә сызлану барлыкка китерә. Зарарлы микробларны бетерә. Элекке заманнарда бу үләнне 99 чиргә дәва дип йөрткәннәр.
Көтүче сумкасының җимеше көтүчеләр асып йөри торган сумкага охшаган. Исеме шуннан килеп чыккан. Канны туктата, яраны төзәтә.
Самара шәһәрендә махсус хастахәнә бар. Анда канлы үләннән ясалган дарулар белән тире авыруларын дәвалыйлар.
Безнең илдә 500дән артык дару үләне үсә.Барлык даруның 45% ын дару үләннәреннән ясыйлар.
Хәфәкан- йөрәк сикерү
Йөрәк сикерү һәм йөрәк уйнавы гарәпчә хәфәкан дип атала. Бу вакытта йөрәк гадәттәге хәленнән нык каты сикерер һәм куәтле хәрәкәт итәр. Күп кан алдыру, күп сөлек салдыру, анның күп агуы яки озак авыру сәбәпле йөрәк сикерү пәйда була.
Шифалы киңәшләр
1.Ашказаны авыртканда 1әр кашык кычыткан, бака яфрагы, сары мәтрүшкә, ромашка чәчәген 1литр кайнар суда пешерергә һәм 2сәг. җылы урында төнәтергә.1әр стаканлап,көн буена литр ярым эчәргә.
2.Үлекле ярага күкчәчәк файдалы. Күкчәчәкне кайнап торган суга салып кайнатып алырга, марляны шунда чылатып, яраны бәйләргә.
3.Тузганактан сыгып алынган су белән көн саен ышкысаң сөял бетә.
4.Тән пешкәндә бака яфрагы орлыгының куе төнәтмәсен кулланырга. Ул болай ясала:1аш кашык орлыкны 0,5л кайнар суга салыгыз һәм яхшылап болгатыгыз. 20 минуттан соң тәнгә сөртегез.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: