Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 март 2020, 01:28

«Даруларның үзара алышынуы турында»

Русиядә 1 марттан берничә яңа закон үз көченә керә. Ул теркәлмәгән дарулар, раритетлы автомобильләргә ГОСТ, адвокатларның «уңыш гонорары» һәм башка нормативларга кагылачак.

Русиядә 1 марттан берничә яңа закон үз көченә керә. Ул теркәлмәгән дарулар, раритетлы автомобильләргә ГОСТ, адвокатларның «уңыш гонорары» һәм башка нормативларга кагылачак.
«Даруларның үзара алышынуы турында» гы Закон хөкүмәткә медицина препаратларының үзара алышынуы кагыйдәләрен билгеләү хокукын бирәчәк. Моннан тыш, бу закон хөкүмәтнең Русиядә теркәлмәгән препаратларны табиблар комиссиясе карары буенча сатып алу вәкаләтләрен билгеләячәк.
Аяк киеменә идентификация номерын мәҗбүри рәвештә төшерү шулай ук 1 марттан үз көченә керә. Бу хәтта, кибет складларына 1 мартка кадәр кайтарылган товарга да кагылачак.
Раритет һәм классик транспорт чараларына дәүләт стандартлары эшли башлый. Бу мотоциклларга, җиңел автомобильләргә, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк йөк машиналарына, автобусларга кагыла. Тик бу яңалык үз двигателе, кузовы һәм рамы булган транспорт чараларына гына кагылачак.
Хәзер суд тикшерүенең нәтиҗәсе адвокатларның «уңыш гонорары»на йогынты ясаячак. Бүләкләү күләме адвокат тарафыннан юридик ярдәм күрсәтү нәтиҗәләренә бәйле булачак. Әмма бу гонорарлар административ хокук бозулар һәм җинаять эшләре буенча кулланыла алмый.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: ГТРК Башкортостан
Фото: rg.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Ya-a-zakonnar-gam-lg-ker-143989/
  • Читайте нас: