Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 март 2020, 22:06

Табиблар гаҗәеп операция ясаган. Алар биш яшьлек баланың бөеренә кереп кадалган чәч кыстыргычы — невидимканы алган.

Табиблар гаҗәеп операция ясаган. Алар биш яшьлек баланың бөеренә кереп кадалган чәч кыстыргычы — невидимканы алган. Операциядән соң сабый өч атна реанимациядә яткан. Бу турыда «Вести. Медицина» хәбәр итте. Төмән шәһәренең икенче клиник дәваханәсенә китергәндә кыз балада септик шок була. Карап торышка сепсис барлыкка килү өчен бернинди сәбәп тә табылмый. Табиблар сабыйга рентген һәм томография ясап карый. Аппараттагы сурәтләрдә сабыйның бөерендә чәч кыстыргычы булуы күренә.

Табиблар гаҗәеп операция ясаган. Алар биш яшьлек баланың бөеренә кереп кадалган чәч кыстыргычы — невидимканы алган. Операциядән соң сабый өч атна реанимациядә яткан. Бу турыда «Вести. Медицина» хәбәр итте.

Төмән шәһәренең икенче клиник дәваханәсенә китергәндә кыз балада септик шок була. Карап торышка сепсис барлыкка килү өчен бернинди сәбәп тә табылмый. Табиблар сабыйга рентген һәм томография ясап карый. Аппараттагы сурәтләрдә сабыйның бөерендә чәч кыстыргычы булуы күренә.

Бала невидимка белән уйнаган һәм шул чакта йотып җибәргән булуы ихтимал. Нечкә һәм очлы предмет ашказаны-эчәклек тракты аша уза, эчәклек стенасын тишә. Эчәклектә булган матдәләр корсак куышлыгына агып чыга. Балада перитонит башлана.

Чәч кыстыргычы исә бөергә кадалып кала. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен бик озак тырыша. Төбәк буенча сәламәтлек саклау департаменты кыз балага сәгатьләр буена операция ясаган.

Операциядән соң баланың гомере өчен реанимациядә көрәшәләр. Сепсистан соң нәни пациентның үзәк нерв системасы, үпкәләре, бөерләре, йөрәге эшчәнлеге бозылган була. Табиблар баланы дәвалау, аны гадәти тормышка кайтару өчен барысын да эшли, Хәзер кыз реабилитация курсы уза, диелә "Интертат"тагы хәбәрдә.

Фото: lenta.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Ber-nevidimka-balani-gomeren-z-yazgan-154962/

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: