Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 март 2020, 17:45

Аяклар саулыгын кайтарып була

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутинВладимир Путинның май указларын үтәү максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың медицина учреждениеләренә заманча җиһазлар кайтарылу дәвам итә.

Уфаның 2нче балалар поликлиникасына “Балалар поликлиникаларының һәм медицина оешмаларының поликлиника бүлекләренең матди-тезник базасын үстерү” максатлы программасы буенча аяклар өчен роботлаштырылган механотерапия өчен яңа аппаратлар кайтарылды.
Мондый аппарат җәрәхәтләрдән, сынулардан соң катлаулылыклар килеп чыкмасын, операциядән соң буыннар авыруын дәвалау, озайлы иммобилизациядән соң катлаулылыкларны булдырмау, тиз һәм авыртуларсыз савыгу өчен кулланыла. Аппарат җайланмалары пациентларны реабилитацияләү өчен шәхси параметрлар кертергә мөмкинлек бирә. Ул универсаль: уң яисә сул аякны дәваларга мөмкинлек бирә. Процедураларны аякны туры тотып та, бөгеп тә башкарып була.
Гомумдәүләт проекты кысаларында мондый аппаратлар белән 3,4,5,6нчы балалар поликлиникалары, 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсе, Республика балалар клиник дәваханәсе тәэмин ителәчәк.
Фото: Башкортостанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: