Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 март 2020, 23:10

Дөнья тарихында икенче кеше ВИЧ-инфекциядән тулысынча терелгән

Табиблар моны раслый. Ике очракта да авыруларга сөяк мие трансплантациясе операциясен ясаганнар. Беренче кеше — табиблар телендә “Берлин пациенты” — Тимоти Рэй Браун 13 ел элек бу мәкерле хастадан котылган

Икенче пациентны “Лондон пациенты” дип атыйлар. Аңарда 30 ай дәвамында ремиссия теркәлә. Вирус аның каныннан юкка чыккан. New York Times гәзите язуынча, дәваланган пациент – чыгышы белән Венесуэладан 40 яшьтәге Адам Кастильехо.
Ул 2003 елдан алып яман шеш чиреннән интеккән. 2012 елда исә аңа Ходжкин яман шеш лимфомасы диагнозы куела. Сөяк мие трансплантациясен Адамга онкологияне дәвалар өчен ясыйлар. Әмма бәхеткә, шул ук вакытта ВИЧ-инфекцияне дә җиңүгә ирешелә.
Фото: Pixabay
Читайте нас: