Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 март 2020, 00:00

Уфада коронавирус?

Аның билгеләре ачыкланган хатын чит илдән кайткан булган.

Уфа табиблары 2нче клиник дәваханә пациентында коронавирус билгеләрен тапкан. Бу хакта “Вся Уфа” телеканалы медицина даирәләрендәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Билгеле булуынча, хатын Австриядән кайткан булган.
Телеканал журналистлары хәбәр итүенчә, медицина учреждениесендә дезинфекциянең барлык процедураларын уздырганнар. Дәваханә махсус эремә белән эшкәртелгән, ә поликлиника ишекләрендә дәваханәнең берникадәр вакытка ябылуы турында белдерү куелган.
Bash.news басмасы хәбәр итүенчә, хәзер учреждение штат режимында эшли. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге хәлне расламаган, ләкин кире дә какмаган.
Фото pixabay.com
Читайте нас: