Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 март 2020, 10:40

Маскалар нигә җитешми?

Алар Тәтешле даруханәләрендә дә юк. Әйе, грипп чорында мондый хәлләр башка елларда да күзәтелде.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин аңа аңлатма бирде. “Мондый хәл Башкортстан территориясендә генә түгел, ә бөтен Русия Федерациясендә килеп туды, чөнки без медицина маскалары ише яклау чараларына күпләп ихтыяҗга әзер түгел булып чыктык, – диде ул.
Әлеге вакытта дәүләт даруханәләрендә маскалар булсын өчен җитештерүчеләр белән килешүләр төзү турында сөйләшүләр алып барыла. Шушы көннәрдә бер партия килергә тиеш икән. Шулай ук маскаларның хакы сизелерлек кыйммәтләнүне булдырмау өстендә дә эшләр бара.
Маскаларга интернет аша да заказ биреп була. Әмма алыпсатарлар хакны югары куя. Бер маска 30 сумнан артык тора.
Фото:yandex.fr
Читайте нас: