Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 март 2020, 11:35

Эпидемия урап үтсен

Югары Тәтешле 2нче урта мәктәбендә 7нче сыйныф укучылары өчен коронавирус турында профилактик әңгәмә оештырылды. Анда чакырылган мәктәп фельдшеры Алия Кандеева балаларга коронавирусның нинди сәбәпләр нәтиҗәсендә килеп чыгуы, аның бар дөнья өчен нинди хәвеф тудыруы турында сөйләде. Укучылар авыру симптомнары аңлатылган презентация белән танышты.

Коронавирустан саклану чаралары авыр түгел: кулларны еш һәм сабынлап юу, дезинфицияләү чаралары куллану, кеше арасында йөргәндә маска кию. Алия Әсхат кызы аны ничек дөрес кию ысулын да өйрәтте. «Класс кабинетларын чиста тоту, аны еш җилләтү дә вируска каршы профилактика алымнарының берсе булып тора. Болар хакында онытырга ярамый. Үзебезне һәм якыннарыбызны мөмкин кадәр сакларга тырышыйк», – диде мәктәп фельдшеры.
Читайте нас: