– Безнең ил әлеге эпидемия таралган ике полюс – Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында урнашкан. Русия территориясендә авыруларны анализлау күрсәтүенчә, инфекциянең төп чыганагы чит илләрдән килә, – диде Радий Хәбиров. – Башкортстанда әлеге инфекция белән авыручылар юк. Әмма бездә халыкара аэропорт эшләвен, ике федераль трасса булуын, югары дәрәҗәдәге миграцияне, зур территорияне исәпкә алып, саклык чаралары күрергә кирәк.
Югары әзерлек режимы кысаларында оператив штабның тәүлек әйләнәсенә эшләве нәтиҗәсендә республикага килүчеләрне авыру билгеләренә җитди тикшерү тәэмин ителә, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүен һәм аларның үсешен кисәтү буенча оператив чаралар күрелә.
Документ, аерым алганда, катнашучылар саны 250дән артык булган яисә чит ил кешеләре катнашкан эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын гамәлдән чыгаруны яисә күчерүне күздә тота.
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, өстәмә белем бирү оешмаларында һәм башка социаль учреждениеләрдә карантин чаралары кертелә. Алар керү-чыгу режимын чикләү, көн саен дезинфекция үткәрүне һәм башкаларны күзаллый.
– Балалар бакчаларын япмыйбыз. Безнең бурыч – агымдагы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, мәктәпкәчә һәм социаль учреждениеләр эшен дәвам итү, – диде Радий Хәбиров. – Мәктәпләрдә каникулларны 23 марттан 6 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул итәбез. Башлангыч сыйныф укучылары өчен ата-аналарның рөхсәте белән 15 баладан да артык булмаган дежур төркемнәр эшен тәэмин итәргә кирәк.
Төбәк Башлыгы БР Мәгариф һәм фән министрлыгына педагогик коллективларны читтән укыту вариантларына әзерләргә кушты. ВУЗлар һәм ССУЗлар шулай ук мәгариф процессын дистанцион режимга күчерергә тиеш.
Чит илләрдән кайткан кешеләргә 14 көн дәвамында өйдә тору шарт итеп куела – эшкә, укуга, җәмәгать урыннарына баруны минимальләштерү зарур. Йогышлы авыру билгеләре барлыкка килгән очракта, коронавирус инфекциясенә тест үткәрү өчен кичекмәстән медицина ярдәме сорап, табибларны өйгә чакырту мөһим.
Республика Башлыгы халыкта паника тудыручы ялган яңалыклар темасына да тукталып, моны булдырмаска чакырды.
Рәфит ФӘЙЗРАХМАНОВ.